355 500 произведений, 25 200 авторов.

Электронная библиотека книг » Зиннур Мансуров » Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр » Текст книги (страница 6)
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
  • Текст добавлен: 14 марта 2022, 14:15

Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"


Автор книги: Зиннур Мансуров



сообщить о нарушении

Текущая страница: 6 (всего у книги 8 страниц)

Г. Т. Дөрест… Һәр тарафтан яхшы ук шагыйрьләр баш күтәрделәр. Моннан соң да күтәрелерләр.

– Түнтәрелеш басымы астында кабул ителгән патша манифесты (1905 ел, 17 октябрь), башта беркадәр хокукый җиңеллекләр китерсә дә, аяусыз реакция елларында аларның барысы да кире тартып алына. Дәүләти алдау галәмәте күпләрнең өметен өзгән. Менә сез 1912 елның апрелендә Уфага барып кайтырга ният кылгансыз. Каләмдәшегез Мәҗит Гафурины ниндирәк кыяфәттә күрдегез?

Г. Т. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең әңгәмәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.

– Күптән күрешмәгән ике шагыйрьнең очрашуы нишләп алай килеп чыкты соң?

Г. Т. Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән… Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык – яки ерак, яки юк.

– «Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоныгызда әлеге дә баягы Мәҗит Гафуриның аерым тематик әсәрләре, төгәлрәк әйткәндә, «Кызларга махсус милли шигырьләр» һәм «Ирләргә махсус милли шигырьләр» дигән җыентыклары тәнкыйть үзәгенә алынган. Аңа сезнең «тәртә башы» тиеп узган очраклар башка кайбер мәкаләләрегездә дә күзгә чалынып китә. Хәтта әле бер хатыгызда да: «Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу», – дип, чәнечкеле төстә искәртеп үткәнсез. Һәрхәлдә, туры Тукайның бу шагыйрь хакында бәһаләүле гомуми фикере бардыр бит?

Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм… Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк…

 
Милләте булганга татар,
Ул да булган бер татар…
 

Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә карашыгыз төрле температура үзгәрешләре кичергән. Әлеге затның холык-фигылендәге сыйфатлар нинди генә чагыштырмада булмасын, аның шәхесенә туры килеп торган талантын барыбер таныйбыз.

Г. Т. Мәгънәсен аңларсың инде… Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе – һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр… Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» – дип, сөальләр бирсә, апасы шундук: «Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», – дип, алдан хәбәр бирә.

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә язган мәгълүм хатыгыз искә төшә. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел…» дигән атаклы сүзләрегез, валлаһи, әле генә сөйләп үткән хикәят белән бер үк вакытта әйтелгән кебек тоела. Татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген билгеләмә рәвешендә аңлатып бирә алгансыз.

Г. Т. Гайбәтчеләр шикелле мактанып әйтмим… Һәр ни исә ниятем гүзәл бит.

– Килешәсездер, Сәгыйть Рәмиев эчтәлек һәм форма өлкәсендә шактый ук эзләнгән шагыйрьләр җөмләсенә керә. Шушы юнәлештәге кайбер гамәлләре белән ул әдәби җәмәгатьчелектә бәхәсләр дә китереп чыгарды.

Г. Т. Бетмәде шул… Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.

– Сезгә яхшы мәгълүм, «Идел» газетасы редакциясенә килгән тезмә әсәрләргә Сәгыйть Рәмиев анализлар да ясаган, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр иҗатына да үз югарылыгыннан бәяләмәләр бирергә җөрьәт итеп, бездәге шигырь үлчәме мәсьәләсенә карата кайбер кызыклы фикерләре белән дә уртаклашкан.

Г. Т. С. Р-нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә8282
  Ифадә – аңлата белү.


[Закрыть]
кирәк.

– Ә гомумән алганда, Сәгыйть Рәмиев – ул…

Г. Т. …тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше.

– Болай әйтү бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да, голувият дигәне бөеклекне аңлата. Чамасын белеп эш иткәндә, үзсүзлелек тә кирәк ләбаса. Димәк, Сәгыйть Рәмиевкә бирелгән әлеге кыска бәяләмә теләсә кемгә тәтеми торган булып чыга.

Г. Т. Булса булсын инде…

– Тагын бер Сәгыйть турында беркадәр сөйләшеп алыйк әле. Аңарга сез: «Сине мин һәр тугърыда садәдил8383
  Садәдил – гади, эчкерсез.


[Закрыть]
кеше таптым», – дип белдергәнсез. Тукайның мондый бәясе сирәк затларга эләккән. Аңлагансыздыр, сүз Сәгыйть Сүнчәләй хакында бара.

Г. Т. Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде… Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым.

– Сез аны мактап кына калмагансыз, кайвакыт тәнкыйтьләп тә алгансыз бит. Мәсәлән, Сәгыйть дустыгыз Джордж Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле поэмасын тәрҗемә кылгач, мондый эшкә «…иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз», дип искәрткәнсез.

Г. Т. Әүвәлдә 4–5 сәтырлык шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз.

– Анысы шулайдыр, тик Сәгыйть Сүнчәләйнең хезмәтен юкка чыгарып булмый бит. Аның максаты изге – шигърият сөюче милләт вәкилләрен дөнья әдәбияты җәүһәрләренә якынайту.

Г. Т. Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече… Мәшһүр инглиз шагыйре лорд Байронның исемен ишетмәгән кеше аздыр дип уйлыйм; исемен ишетүчеләр булса да, яшь әдәбиятымызда аның әсәре дә күренгәне юк иде… Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган вә, бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле, дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә8484
  Руи зәмин – җир йөзе.


[Закрыть]
агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде.

– Безнең әңгәмәдә ничектер үзеннән-үзе «байронизм» мәзһәбе искә алынды. Форсат чыккан чакта сорап үтәсем килә: сез әлеге төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Безгә якынрак җирлектән чыгып, әлбәттә.

Г. Т. Пушкинның яртыдан артык гомере… Байрон җәнапларына тәкълид8585
  Тәкълид – иярү.


[Закрыть]
вә аның рухыннан илһам эстәү белән үтмештер. Хис, мәгълүмат вә көчле рухы белән Пушкиннан калышмаслык Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләре үзенең гали бер шигырендә шушы сәтырларны яза:

 
Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!..
 

Лермонтовның Байрон рухына гыйбадәте, баш июе артыграк куәтле булганга, ул гомеренең чигенә кадәр Байрон тәхете тәэсиреннән чыга алмаган… Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки, каш җыерып, ачу аралаш күзләр белән карый.

– Күрәбез, татар шагыйрьләре дә «байронизм»га тартылган. Шул исәптән үзегез дә.

Г. Т. Бу күз алдында.

– Алдан билгеләп куелганча, бүгенге сөйләшүебез темасы, нигездә, әдәбиятка багышланган. Әмма озакка сузылачак дәвамлы әңгәмәбездә шигърияткә күбрәк басым ясала шикелле. Гәрчә милли сүз сәнгатендә шагыйрьләребез элек-электән төпкә җигелеп тартса да, безнең ерак гасырлардан килгән чәчмә әсәрләребез дә бар бит әле. Шушы жанрга тугрылык саклаган татар әдипләре дә байтак. Алар төрле чорларда булган.

Г. Т. Төшемдә мәрхүм Мөхәммәтзаһир Бигиевне күрдем… Уртача гына зурлыкта бер сарайда, имеш, дим… Бер кечерәк кенә өстәл янындагы урындыкка күзен түбән салып, кәефсез бер кыяфәт илә генә утырган… Бераздан башын күтәргәч, мине күрде: «Ә, исәнме, әфәнде, син дөньядан килгәндерсең?» – диде. Аның шул сүзеннән соң безнең арабызда түбәндәге сүзләр башланды:

– Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?

– Юк.

– Нигә юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?..

Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды… Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның8686
  Бәһар – яз.


[Закрыть]
иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?» – дигәндә уянып киттем.

– Димәк, беренче татар романчысының рухы тыныч түгел булып чыга… Телгә алынган әлеге зур күләмле әсәрләр бүгенге көндә нинди золмәт тоткынлыгында ята? Бу романнар, бәлки, югалгандыр да. Кызганыч, аларның язмышы мәгълүм түгел.

Г. Т. Хәерле булсын.

– Мәдәни мирас ядкярләрен җую хәлләре безнең халыкта еш күзәтелә инде. Ничек уйлыйсыз, Заһир Бигиевнең исеме гасырлар дәвамында яшәрме?

Г. Т. Милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр…

– Татар әдипләрен искә төшерүне дәвам итеп, тагын шуны да сорап каласы килә: сезнең сүзләр белән әйткәндә, Гаяз Исхакый кем ул?

Г. Т. Кем ул бу милләтне күтәргән кеше? Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?.. Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем? Бу моңлы милләтне шатландырган кем?.. Узган көннәребезне уйлаткан кем? Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?.. Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?

– Минем сорауга сораулар белән генә җавап бирелсә дә, бу үзенчәлекле мәдхиядә Гаяз Исхакыйның кемлеге ап-ачык күренә. Аның атаклы «Инкыйраз»ы да бик урынлы искә алына.

Г. Т. «Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде.

– Халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның төрмә-сөргеннәрдә михнәт чигүе, әлбәттә, милли хәрәкәт әйдәманнары арасында югалту буларак та кабул ителгән. Әдипне сез дә бик юксынгансыз бит, аның галәбәле абруена ихтыяҗ барлыгын тойгансыз. Шигъри чакыру да язып каравыгыз мәгълүм. Ничек әле ул?

Г. Т.

 
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!..
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…
 

– Ниһаять, Гаяз Исхакый патша амнистиясе буенча иреккә чыккан, әмма аңа Казанга кайтып яшәргә рөхсәт ителмәгән. Сез әдипнең чит илгә китеп баруын, шунда төпләнеп калуын гаепкә алмыйсыздыр бит? Көрәшне дәвам итәр өчен аның башка чарасы калмаган.

Г. Т. Ир кеше… үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.

– Патша охранкасы күзәтүе астына алынсагыз да, шөкер, сезгә Казанда гомер итү рәсми тыелмаган. Дөрес, халык хакын даулап җан аткан сездәй затларны, «Төркиягә китегез!» дип, ачыктан-ачык куркытучылар да булган. Мондый карагруһчыл янаулар кайдадыр аулакта пышылдап түгел, Дәүләт Думасы сессиясе барган мәртәбәле залда әйтелгән.

Г. Т. Китмибез!

– Уральскидан Казанга күченеп кайткач, кайсы әдипләр белән аралаштыгыз?

Г. Т. Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән.

– Биредә якыннан танышкан беренче язучы, мөгаен, исемлек башындагы Галиәсгар Камал булгандыр. Хәтерлисездер, «Йолдыз» газетасы редакциясендә очрашуыгыз шактый кызыклы килеп чыккан. Ул сезне ишектән керешкә иҗат белән шөгыльләнүче каләм иясе кыяфәтендә түгел, ә «абыйсының бишмәтен кигән» өтек кенә бер авыл малае итеп күргән… Аннары сез аның белән бергә «Яшен» журналында эшләп тә алгансыз. Еллар узган…

Г. Т. Гомер агымы судай ага, кага безне алга таба…

– Хезмәттәшегез Галиәсгар Камалның әдәби эшчәнлегенә 10 ел тулу уңаеннан 1910 елның 5 ноябрендә «Новый клуб» залында «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан драматургның «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр күрсәтелгән. Ошбу үзенчәлекле юбилей кичәсендә сезнең дә катнашуыгыз мәгълүм. Анда Галиәсгар Камал турындагы әүвәлге фикерегез ныгыдымы, әллә канәгатьсезлек ягына таба беркадәр үзгәреш кичердеме?

Г. Т. Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә… шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. Мин, юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене алгы сафтан торып, тамагым карылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм…

– Алма төшәрлек булмаган тамаша залында сез генә кычкырып утырмагансыздыр бит. Халык ничек кабул итте?

Г. Т. Бөтен залга тәбрик һәм кул чабу тавышлары яңгырады. «Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Галиәсгар әфәнде! Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен милләт!» тавышлары залны тетрәткәндә, бөтен яшьләр урыннарыннан сикерешеп торып, Галиәсгар әфәндене әллә ничә кәррә кулларына күтәрделәр… Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын.

– Дөресен генә әйткәндә, сезнең Галимҗан Ибраһимов белән үзара мөнәсәбәтегез нигәдер шактый киеренке булып кала биргән. Әхлакый кысаларга сыймый торган мондый гайре табигый хәл, бәлки, зур талантлар арасында әледән-әле күзәтелгән гап-гади көнләшүдән киләдер?! Бер казанга сыймау күпләрнең арасын боза. Мәһабәт гәүдәле философ әдиптә милләтнең «тамгалы улы»н фаразлап тою да шушы вазифаны дәгъва кылган затта аңарга карата антипатия тудырырга мөмкин. Әллә әдәби-эстетик карашларыгыздагы кайбер каршылыклар бер-берегезне күрәлмау дәрәҗәсенә җиткерде микән?

Г. Т. Кызык, валлаһи!.. Түгел, түгел, бу әйтелгәннәрнең берсе дә түгел!

– Ниндидер эреле-ваклы «ярсыткычлар» булмыйча калмагандыр инде. Хәтта сәдәп тә сәбәпсез өзелми. Саксыз әйтелгән бер сүздән дә еш кына дуслыкка зыян килә. Каләмдәшегез нәрсәгәдер үпкәләгән. Әнә бит моңа кадәр Габдулла Тукай иҗатын югары бәяләп килгән Галимҗан Ибраһимов «Йолдыз»ның 1911 елгы 699 нчы санында сезнең «Мияубикә»не тәнкыйтьләп чыга. «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки нәзым вә мәнзумә8787
  Нәзым вә мәнзумә – тезмә, көйле сүз.


[Закрыть]
генә, – ди ул. – Һәм безгә шигырь белән нәзымны аерырга күптән вакыт инде».

Г. Т. «Мияубикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган.

– Мондый ук кискен хөкем чыгарулар, әлбәттә, иҗат дәртен көчәйтүгә хезмәт итми.

Г. Т. Усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты.

– Сезнең бер «критик» дигәнегез шул ук Габдидер инде. Укучыларыбыз әле генә яңгыраган «май» төшенчәсен, аның ни-нәрсәгә кинаяләп әйтелүен аңлап бетермәс. Ачыклап үтик. «Йолдыз» газетасында чыккан «Әдәбият (еллык хисап урынында)» исемле күзәтү-мәкаләсендә (1912 ел, 780, 783 нче саннар) Галимҗан Ибраһимов каләмдәшләре турында шундый нәтиҗә чыгарырга җөрьәт иткән: «Тукаев та бу елга хас китабындин «Мияубикә»не генә бирде… Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең тавышы да бик сирәк чыга. Мин шагыйрьләр турында уйлый башласам, хәтеремә янып торган шәм килә. Ул яна-яна да, мае беткәч, сүнә. Нишләмәле – табигать шулайдыр».

Беркадәр хөкемгә охшаган менә шундый фараз. Әлбәттә, иҗат шәменең дә яну мөмкинлеге бетмәс-төкәнмәс була алмый, әмма аның соңгы чиген билгеләү безнең ихтыярда түгел. Сәгате суккан мәлдә ул да сүнә.

Г. Т. Ходайдан вәгъдә җиткәч.

– Күңелегезгә бигүк авыр алмагыз, Галимҗан Ибраһимов сезне генә түгел, Фатих Әмирханны да тәнкыйть иткән. Сезгә мәгълүмдер, ул әлеге дә баягы «Йолдыз»ның 1911 елгы 757 нче санында дөнья күргән бәяләмәсендә әдибебезнең «Хәят»ында сурәтләнгән татар гаиләләрендә «Татарлык ягы аз ялтырый» дип искәртү ясап үтә. Жанрының аталышына да үз шикләнүен белдерә: «Әсәргә «милли хикәя» диелгән. Мин моның ялгышлыгы хакында кул кисеп бәхәсләшә алам», – ди.

Г. Т. Әле каләмне куеп торып, кулыма карадым. Тырнаклар шүрәленеке шикелле булган. Болай ярамый, мин аларны кисәм һәм һәрвакыт, һәр җирдә «Сөю – сәгадәт» язган кулны, Алладан оялмый, бәндәдән кызармый: «Кул кисеп бәхәсләшәм», – дип фаш иткән… критик белән мин «тырнак кисеп бәхәсләшәм».

– Гадел булыйк, ә бит Галимҗан Ибраһимовның әлеге мәкаләләрендә хакыйкатьнең үзен чагылдырган фикерләр дә бар. Шулай да, сез ни хакында бәхәсләштегез соң әле?

Г. Т. «Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» – тырнак кисеп бәхәсләшәм. «Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» – тырнак кисеп бәхәсләшәм…

– Монысы инде тырнак астыннан кер эзләүгә яисә тырнак күрсәтүгә кайтып кала бугай. Тырнак кисү дигәннән, бу дәлилләр сакланамы соң?

Г. Т. Әгузе биллаһи минәшшәйтанир-рәҗим; бисмилләһир-рахмәнир– рахим. Тырнакларны, кәгазьгә төреп, стена ярыгына куйдым.

– Әллә ничек ихтыярсыз рәвештә иронияле сөйләшүгә күчеп алдык. Киная чүпрәсен кушмыйча гына үзегез уйлаганны әйтегез әле: Галимҗан Ибраһимовның язганнары Габдулла Тукайга ошыймы?

Г. Т. Габди Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт8888
  Нәфасәт вә мәһарәт – нәфислек һәм осталык.


[Закрыть]
күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер маузугка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә.

– Аңлыйсыздыр, сезнең бу фикерләрегез белән катгый килешмәүчеләр дә бардыр.

Г. Т. Ие… Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр.

– Төрле яман хисләргә бирелү адәм баласына гына хастыр. Иҗат әһеленең илһамлы күңелендә исә кыллар чагыштырмача күбрәк кебек тоела. Һәм алар нечкәрәктер дә әле. Шуңа күрә килешсез сүзләр каләм иясенең нәзакәтле калебенә, аның рухи халәтенә аеруча ярсулы тәэсир ясарга мөмкин. Әгәр кемнең дә булса яманатын сатуда изгегә тартучы каләмгә кадәр файдаланыла икән… Хәер, нәтиҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Үчләнүләр дә еш күзәтелә. Көнчелек тамыры да бик тирәнгә киткән…

Г. Т. Көнчеләр синең тәрәккыеңне күрсәләр, әбәда8989
  Әбәда – бертуктаусыз.


[Закрыть]
өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар… Син аларны кемнәр дип таныйсың?!

– Мондый очракта Коръән Кәримнең «Фәлак» сүрәсендә искәртеп үтелгәнчә, «…көнчел кешеләрнең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын», дип әйтү кирәктер.

Г. Т. Алла сакласын!

– Төчеләнү итеп кабул кылмагыз, сезгә рус әдәбияты гына түгел, дөнья классикасы да яхшы таныш. Башка халыкларның кайбер каләм ияләрен хәтта юнәлеш бирүче ролендә күргәнсез.

Г. Т. Мокътәбислектә9090
  Мокътәбислек – ияреп язу.


[Закрыть]
Жуковский – зур остазым минем.

– Бүтән шагыйрьләрнең иҗат үрнәгенә дә зур хөрмәт белән каравыгыз мәгълүм. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов әсәрләренә.

Г. Т. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул… Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән9191
  Икътибас итү – файдаланып язу.


[Закрыть]
бу баш.

– Кемгәдер ияреп язу мәсьәләсендә үзегезне беркадәр кечрәйтәсез шикелле. Сез алар арасында торырлык шагыйрь бит.

Г. Т. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул…

– Үзен горур итеп тойган халык шагыйренә, минемчә, әхлакый кысалардагы мондый мин-минлек килешеп тора. Чамасын белгән очракта данлау да файдалы.

Г. Т. Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер… Аязымны сатып алдым аһым, яшем белән!

– Ихластан язылган «Пушкинга» исемле багышлауда сез, «Синең шигырең көенә агач, таш бии», дип, аның әсәрләренә бик үзенчәлекле бәя биргәнсез.

Г. Т. Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә… Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

– Исемнәре атап үтелгән әлеге шагыйрьләр төрле рухи җирлектә тәрбияләнеп, аларның һәркайсы тәкъдир хөкеме буенча төрле яшәеш шартларына куелган. Әйтик, Александр Пушкинның авыл дигәне дә бай әтисеннән калган утар булган…

Г. Т. Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

– Бу рәвешле үз-үзен кимсетү Тукайга бөтенләй төс түгел.

Г. Т. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән.

– Сөйләшү барышында телгә алуыгыздан күренеп тора – «Евгений Онегин» романы сезгә яхшы таныш. Һичшиксез, ул күренекле әсәрләр җөмләсенә керә. Ә бит аңа тартым шигъри романнар тудырырга мөмкинлек биргән җирлек, охшаш сюжетка нигез булырдай хәл-вакыйгалар безнең татар тормышында да бар.

Г. Т. Бер поэма хакында башымда… төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле… Хыялым – татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр.

– Сүз сөрешеннән аңлашыла ки, мәшһүр әсәрләр иҗат итәр өчен абруйлы әдәби көчләр дә кирәк. Мондый ихтыяҗ сезгә сизеләме?

Г. Т. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ.

– Русның олпат әдипләрен санап үткәндә, мәшһүр Толстойны да искә төшердегез. Очраклы хәлме, әллә түгелме, сез аның исемен иҗатыгызда бик еш, төгәлрәк әйткәндә, төрле уңайдан 31 тапкыр телгә аласыз. Белүебезчә, шигъри китапларыгызда «Толстой сүзе» дип исемләнгән бердәй сәрләүхәле 2 әсәрегез, шулай ук «Толстой сүзләре» һәм «Толстой фикере» дигәннәре дә бар. Аннары Лев Толстойның бай иҗатына тәрҗемәче буларак та мөрәҗәгать итәсез. Монда симпатия сизелеп тора.

Г. Т. Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә биш вакытта биш намаз күк керде инде фарызыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым9292
  Хаслау – багышлау.


[Закрыть]
буш вакытыма, күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакытына. Әйтмәгез: «Ул – иске сүз…»

– Укыгансыздыр, «Идел» газетасының 1910 елгы 315 нче санында Сәгыйть Рәмиевнең «Лев Толстой наменә…» шигыре басылган. Форсаты килгәч искә төшерүем. Ихлас белән әйтегез әле: аның әлеге багышлавы ничегрәк килеп чыккан?

Г. Т. Бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел.

– Яраткан әдибегезнең үлемен ничек кабул иттегез?

Г. Т. Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат!.. Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде.

– Изге дисбедәге мәрҗәннәр байтак җыела икән. Бу җәһәттән «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әлеге мәрсияне нилектән чәчмәдә язасы иттегез?

Г. Т. Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.

– Сез төрле уңай белән башка каләм әһелләрен дә, әйтик, рус шагыйре Семён Надсонны да телгә алып үтәсез. Аңа карашыгыз нинди?

Г. Т. Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам – ни булыр.

– Ә Иван Никитин, сезнеңчә, нинди исәптә тора?

Г. Т. Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел…

– Ләкин… Шулай әйтергә җыенасыз бугай. Аңа нәрсә җитмәгән соң?

Г. Т. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу – шактый кирәкле фактор.

– Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатыгызда Иван Тургенев та искә алына. Димәк, сез аның атаклы романын укып чыккансыз булып чыга?

Г. Т. Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни?

– Һәрхәлдә, авторы прозаик санала бит.

Г. Т. Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим – поэзия!

– Әңгәмәнең шәхесләргә багышланган өлешендә байтак исемнәр атап үтелде. Әдипләрне күз алдына китереп бастырган чакта аларның кайберләренә беркадәр бәя дә бирелде. Ничек уйлыйсыз, күп гасырлык татар әдәбиятында иҗат көчләре җитәрлекме икән? Хәер, котылгысыз ихтыяҗны искә төшергән әлеге сорауны һәрбер халык вәкиленә дә бирергә мөмкиндер.

Г. Т. Безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә… мохтаҗ.

– Бер карасаң, каләм ияләре ишле күренә. Әмма сүз сәнгате әһеленең вазифасы әсәрләр язудан гына тормый бит. Үзегез әйтмешли, ул «общественный деятель» буларак та үз милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Тынгысыз әдәби барышта төпкә җигелеп тартырга… Мондый язучылар исә күп түгел кебек. Шул ук вакытта бөртекләп саналырга тиешле чын халык улларыннан узгынчы мәнфәгатьләр хакына мәгънәсез фидаилык өмет итүләр дә бар.

Г. Т. Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр… Солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын.

– Күрәм, сез әлеге мәсьәләгә дә бик җитди карыйсыз икән.

Г. Т. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз.

– Сез күзаллаган олпат мөхәррир-язучыларны күбәйтү өчен ил-көн тормышында мәҗбүри алшартлар тудырылырга тиеш: һәртөрле сәнгать әһеленә иҗат иреге бирелү, көндәлек матбугат мәйданының ихтыяҗи иркенлектә булуы, милли әдәбият белеменең югары баскычта торуы һ. б., һ. б. Әлбәттә, шушы мәгълүм исәпкә кергән тәнкыйтьнең дә зур әдәбиятка һәрьяктан тәңгәл килүе лазем.

Г. Т. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер.

– Тәнкыйть каләм иясенә генә түгел, китап сөючеләр өчен дә мөһим.

Г. Т. Нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Ул әсәр, мәсәлән, ун ел кадәр ни ләкте шуны укып, зиһененә төрле-төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләрнең мәфһүмнәрен9393
  Мәфһүм – мәгънә.


[Закрыть]
урынлаштырса, мондин соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен йә бөтенләй аңламас, йә һичнәрсәгә дә татбикъ итә9494
  Татбикъ итү – яраштыру.


[Закрыть]
алмас. Әгәр бер рисаләне укып та тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр.

– Әсәргә бәя бирүчедән дә зур әзерлек таләп ителә.

Г. Т. Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр9595
  Матлуб – таләп ителү.


[Закрыть]
.

– Төрле тәнкыйтьчеләр була: сәнгать әһеле кебек илһам табып, фәнни нигездә фикер йөртүчеләр дә, башка әдәби жанрларда алдыра алмыйча, үтен сытучан «белгеч»кә әверелгәннәре дә… Ачы тәҗрибә раслаганча, тәнкыйтьләү җиңел, бәяләү авыррак. Бернинди эш күрсәтмәгән килеш тәнкыйтькә алынучылар да байтак. Алар теге яки бу әсәрне әйтерсең хата табар өчен генә укый. Сез менә мондый мөтәтәнкыйтьчеләргә ничек мөрәҗәгать итәр идегез?

Г. Т. Ярый, язучылар, сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсын, ләкин сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын.

– Төрледән-төрле сәбәпләр аркасында үзара тәнкыйть итешү олпат әдипләр арасында да башланып китүчән. Шулай түгелме?

Г. Т. Яхшы инде… берсе барлык язганымны читкә себереп түкмәсә.

– Кемнәрне күздә тотасыз?

Г. Т. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч: җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» – дип куя; су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк», – дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу – озын сач!» – дип куя. «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» – дип куя…

– Бүлүем өчен гафу итегез, сез ошбу сүзләрне әлеге дә баягы Габдидән, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан зәһәр көлеп әйтәсез бит. Янәдән уйлап куясың, сезнең арадагы мәгълүм низаг шактый тирәнәергә өлгергән икән.

Г. Т. Исеңез китмәсен… Милләт үзе аерыр.

– Кабатлап әйтәм, төрлечә тәнкыйть итүләр күзәтелә. Әнә Зариф Бәширинең «Чүкеч» журналында басылып чыккан памфлет яки фельетоннарында Габдулла Тукай шигъриятенең дәрәҗәсен төшергән тупас кинаяләр шактый очрый. Ул хәтта шагыйрьлегегезгә үзенчә шик белдереп, сезне тәрҗемәче итеп кенә күрсәтергә тели. Язышкан газетагыз «Әл-ислах»ны да «юл уңаеннан» тәнкыйтьләргә өлгерә, әдипләр Фатих Әмирхан белән Галиәсгар Камалга да эләгә. Үзегез нинди карашта торасыз, мондый тотрыксыз язмаларның авторына нигезле җавап бирелергә тиешме?

Г. Т. Үз гаебен үзе белгәндер әле… Калсынчы – шундай юк белән; борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?

– Сезгә мәгълүм булганча, «Шура» журналының 1911 елгы 18 нче санында шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бер рецензиясе басылып чыккан. «Сәгыйд Вәкъкас» тәхәллүсе белән бирелгән әлеге тәнкыйть мәкаләсендә сезнең «Мияубикә» исемле шигырегез, нигездә, уңай бәя ала. Табигый ки, анда әсәрнең җитешсезлекләре дә санап үтелә, атап әйткәндә, кайбер рифмаларның оешып бетмәвенә игътибар юнәлтелә.

Г. Т. Сәгъде Вәкъкас әфәнде… ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрест күрми… Кагыйдә астына җыярдай «Кавагыйде лисан» – «Теория словесности» мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен… Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук… бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер. Такылдамак белән тезмә сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.

– Әле генә сүз уңаеннан телгә алынган әдәбият теориясе каләмдәш дустыгыз Фатих Әмирханны да җәлеп иткән бугай.

Г. Т. Ф. Ә. күптән бирле «Теория словесности» язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз.

– Бераз гына читкәрәк киттек шикелле, тәнкыйть хәлләре хакында сөйләшә идек. Сезнең әсәрләрне бәяләргә омтылып язылган һәртөрле мәкаләләрдә гадел-риясыз рәвештә хөкем йөртүләр дә чагылыш таба. Дөрес, кара буяу өстенлек алганнары вакыт-вакыт күбәеп тә китәдер. Сез тәнкыйтьчеләргә үпкәләмисездер бит?

Г. Т. Пәйгамбәреңез: «Каилел хакка вә ләу кянә мөрра», – димештер.

– Безнең телгә күчергәч, болайрак килеп чыга: «Ачы булса да, туры әйт».

Г. Т. Бу – хак.

– Чәнечкеле сүз әйтү мәсьәләсендә үзегез дә кимен куймыйсыз. Мәсәлән, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче санында дөнья күргән «Былтырның хисабы»нда язучылык белән шөгыльләнгән Шәриф Саттаровка «татар җене» кагылуы турында көлеп язасыз…

Г. Т. Әлеге әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «Татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә… бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!

– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.

Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.

– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…

Г. Т. «Бәянелхак»та бик күп тәртипсез мәкаләләр, майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр басылып чыкты.

– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.

Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.

– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.

Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.


    Ваша оценка произведения:

Популярные книги за неделю