355 500 произведений, 25 200 авторов.

Электронная библиотека книг » Зиннур Мансуров » Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр » Текст книги (страница 4)
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
  • Текст добавлен: 14 марта 2022, 14:15

Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"


Автор книги: Зиннур Мансуров



сообщить о нарушении

Текущая страница: 4 (всего у книги 8 страниц)

– «Казан! Фахиш шәһәр…» Безнең бу бердәнбер пайтәхетебез хакында шундыйрак шигъри билгеләмәләр дә булды. Мондый калада кулыңдагы каурыйны ак килеш саклар өчен өстәмә рәвештә күпме йөрәк көчен түгәргә мәҗбүр ителәсең.

Г. Т. Торам, торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад5555
  Истигъдад – иҗтиһат, талант.


[Закрыть]
очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» – дим… Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы… шул халәте рухиягә китергән…

– Хәл-халәтебез күңел ачарлык булмаса да, әнә нинди мәкаль уйлап чыгарганбыз: көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.

Г. Т. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә… ике генә… буладыр.

– Ягъни монда әһле исламның төп бәйрәмнәре күздә тотыла.

Г. Т. Әйе… Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз… Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: «Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр», – дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер.

– Сигез көнгә тугыз бәйрәм, дип әйтүләр шуннан киләдер.

Г. Т. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә5656
  Тәгътил – ял итү.


[Закрыть]
әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта… Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез… Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.

– Карарыгыз үтә кискен түгелме?

Г. Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.

– Җиңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга җырлап-биеп бармыйбызмы икән?!

Г. Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел…

– Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш.

Г. Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр… Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек… Инде эшлик саф, ачык күзләр белән… Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!

– Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы җитеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр.

Г. Т. Татар акча тапмый түгел, таба.

– Сәбәп нидә соң?

Г. Т. Милләтнең чире – керешмәүдә эшкә… Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә… Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!

– Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән.

Г. Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр… Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр.

– Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит.

Г. Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп…

– Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кәвемеңнең рухияте мөкәммәл, фәһемлелек дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса…

Г. Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар.

– Тик безгә андый затлар һаман җитеп бетми әле. Килешәсезме?

Г. Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ… Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр.

– Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур.

Г. Т. Дөрест сүз бу… Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын… Без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк… Без дә… адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик… Файдаланыйк киңлектән… Надан булу гарь… Наданлык таптамасын – яньчелербез… Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене.

– Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына биниһая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш.

Г. Т. Мәктәпләр – безнең арсенал…

– Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора.

Г. Т. Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый.

– Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез…

Г. Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб… Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль5757
  Истикъбаль – якты киләчәк.


[Закрыть]
дәртләре салырга хезмәт итеп.

– Әлбәттә, бармак белән каткан җирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә җитешле дәреслекләр кирәк.

Г. Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар…

– Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905–1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы «эшлеклеләр» хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый… Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай.

Г. Т. Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.

– «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез.

Г. Т. Бу… минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла.

– Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы?

Г. Т. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә тәмам… Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек.

– Димәк, яшьләр шушы йөзекнең…

Г. Т. Бик зур фәхерле5858
  Фәхерле – мактанычлы.


[Закрыть]
, чын бриллиант кашлары!

– Дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләмәгән бәгъзе затлар, гадәттә, образауный яшь-җилкенчәкне бигүк өнәп бетерми. Монысын да беләсездер.

Г. Т. Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр.

– Алмаш дигәннең дә төрлесе була.

Г. Т. Тәти тапса сабый барган юлында, йомышы истән чыгар, һич аерыла алмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен салмас.

– Бай булсаң, акыллы саналасың. Бусы әле бер хәл. Менә шунысы күңелгә тия: иңнәренә милли варислык җаваплылыгын алырга тиешле байтак егет-кызлар үзләренең карашларын чынбарлык белән акланмый торган чиккә җиткерүчән. Андыйларда мин-минлек билгеләре хәттин ашып киткәли. Һәм үзеннән-үзе тәкәбберлек барлыкка килә. Мондый сыйфатларның чиктән тыш күбәеп китүе адәм баласын урау юлларга өстерәп кертә. Остаз үз шәкертләренең шундый булуын теләрме?

Г. Т. Татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу – өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк «зате галиләр»дә5959
  Зате гали – бөек зат.


[Закрыть]
дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез.

– Икенче яктан караганда, кешедә үз-үзен ярату хисе өлешчә булырга тиеш ләбаса! Югыйсә үз көчеңә ышану күңелеңдә җирлек таба алмаячак. Ә яшьлектә беркадәр соңгарып килә торган, тәҗрибә аша бирелгән нигъмәтләрне һәркем белә.

Г. Т. Тугъры караш, төпле гакыл…

– Лекцияләр укыган шагыйрь буларак, татар баласына нинди нәсыйхәт бирер идегез?

Г. Т. И җир йөзендәге фәрештә, син бу милләтнең өмете һәр эштә… Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш – аерылма мәктәп ишегеннән… Синең бу барган юлың – галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән… Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр… Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез… Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез… Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез.

– Гәрчә үземнең каланчадан күзалласам да, бу җәһәттән сорашып каласым килә: сүз нинди корбан турында бара?

Г. Т. Терелер өчен корбан кирәк… Фида булган… бер җан кирәк.

– Милләтне савыктыру өченме?

Г. Т. Дөрест.

– Ни өчен әле корбан саны нәкъ менә тугыз килеп чыга? Хәер, моны ачыклау озаккарак китәр. Хәзергә анысы сер булып калсын – алдагы сөйләшүләрнең берсендә тәфсилләп аңлатырбыз… Кыскасы, нәсыйхәт бирүегездән шул сизелә ки, сез яшьләргә зур ышаныч баглыйсыз. Мыжык карт сыман, өлкән буынның яшьлек елларын искә төшереп, чагыштыра-чагыштыра, аларны һаман саен сүгәргә кыҗрап тормыйсыз.

Г. Т. Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!.. Батсын фанатиклар! Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!

– Әңгәмәне алып баручы буларак, исегезгә төшереп үтәргә мәҗбүрмен: безнең озынгарак сузылган ошбу сөйләшүдә татар халкы язмышы үзәккә алына. Сорау-җавапларның болай дәвамлы килеп чыгуы нәкъ менә тема мөһимлегенә бәйледер. Икебез дә сизмәстән, аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Күреп торам, үзегез дә һәрбер төшенчәгә милли төсмер бирергә тырышасыз.

Г. Т. Күңелем «милли» дигән сүзне сөя – белмим, нидән?

– Бер олы гамь биләп алгач, калеб шундый халәткә керәдер инде.

Г. Т. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына… Күрергә җанлылык вакытын татарның.

– Бу җәһәттән үз дигәнегездә тору хокук сакчысы гамәлен хәтерләтеп куя.

Г. Т. Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин… Изге эштер тартышмаклык хокук өчен… Тартыш кирәк, кирәк тартыш… Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

– Моның шулай булуын, әлбәттә, гавам да аңлый. Империя кысаларында үз халкыңа хокук даулау милли идеядән чыккан мөһим бурычлардан санала. Әлеге омтылыш хәтта татарның пайтәхетеннән читтәрәк урнашкан калада – сезне яхшы хәтерләгән Җаекта да шактый ачык чагылган. Биредә яшәүчеләр һәртөрле сәяси вакыйгаларга зур җитдилек белән караган, шул исәптән II Дәүләт Думасына сайлауларга да битарафлык күрсәтмәгән.

Г. Т. Халык үзенең программасында һәммә милләтләргә, һәммә диннәргә бертигез хокук бирелүен требовайт иткән партияләргә кушылды.

– Нахак сөйләүче карагруһчылар да зыян-зәвер китерә алмаган.

Г. Т. Алар… рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер… мөселманны гына Думага җибәрмәкчеләр иде.

– Кәләпүш дигәннән… Телем күптән кычытып тора иде – менә сорау бирергә җай чыкты. Безнең әлеге баш киеме сезгә инде яхшы таныш. Кечкенә Габдулланы асрарга алган Мөхәммәтвәли белән Газизә өендә дә Казан байлары өчен эшләнгән төрледән-төрле кәләпүшләр күп булган.

Г. Т. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, …кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

– Сезне Өчилегә кире җибәрер алдыннан да башыгызга өр-яңа кәләпүш менеп кунаклаган. Үги әниегез аны төсле хәтфәләрдән корамалап, үзенчә бер сагынмалык булсын дип теккән.

Г. Т. Алла аңар рәхмәт итсен.

– Без менә шушы гап-гади киемнең шәкеленә артык зур милли эчтәлек салмыйбызмы икән?! Әйтерсең лә кәләпүш – татарлыкның төп билгесе. Өстәвенә аны бүтән милләт вәкилләренә күпләп бүләк итүне гадәткә керттек. Шулай башыбыз да китеп бармагае. Әнә ханлыгыбыз таҗыннан да колак какканбыз… Фикер бик тирәнгә киткәнче, сезнең мөнәсәбәтне беләсе килә: ни-нәрсә соң ул кәләпүш?

Г. Т. Мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәҗүс каләнсәвәсе…

– Ягъни мәҗүсиләр бүреге. Күрәм, сезнең шулай җавап бирүегездә ачы ирония сизелеп тора. Астары аңлашыла: үзебезнең татар икәнлегебезне без гамәлләребездә күрсәтергә бурычлы. Шулайрак түгелме?

Г. Т. Вакыйган, нинди дөрест сүз әйткәнмен икән!

– Чыннан да, зурдан кубып уйлый белә торган, дошман алдында иелмәгән баш кыйммәт. Безгә исә еш кына тәдбирле гамәл кылу, ягъни нәтиҗәсен алдан күзаллап эш итү җитми.

Г. Т. Менә әле Казан мөселманнары… 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында… һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде… Бу хәл инде узган юбилейның кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кебек аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау6060
  Вакыйф булмау – төшенмәү.


[Закрыть]
, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде… Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде. Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде.

– Романовлар нәселенең Русиядә патшалык итә башлавына өч гасыр тулу уңаеннан ниндидер рәхим-шәфкать көтү аяусыз империя шартларында изелгән халыкның самодержавие алдавычына чираттагы бер ымсынуы гына булган лабаса. Моңа төшенүчеләр табылгандыр бит?

Г. Т. Яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирның зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның: «Быть или не быть!» – дигән сүзе белән генә җавапланганнар иде.

– Әлеге дә баягы кәләпүш белән киңәш корып алу кирәк булган… Хокукы чикләнгән бездәй кавемнең аппетиты да кысыла торгандыр.

Г. Т. Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт… дога кыйлган:

– Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!

Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде… Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас.

– Икмәк игә торган җиргә бик хирыс башкорт туганнарыбыз киләчәктә әле үзләренә тәгаен зуррак өлеш тә даулар. Аларда үҗәтлек көчле. Без булганны да таратабыз гына…

Г. Т. Нишләмәк кирәк?.. Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас.

– Менә шундый хәлдә бер-береңне күралмауга нигезләнгән мөнәсәбәтнең отыры колач җәя баруы моңарчы сибелүгә дучар ителгән халыкны инде икенче мәртәбә таркалуга алып бара. Монысы үзебезнең тарафтан эшләнә. Ә эчтән бүлгәләүгә омтылуның нинди генә ысуллары юк! Ис-акылың китәрлек.

Г. Т. Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр.

– Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. «20 миллионлы бер халык» дисез. «Өч баш» исемле мәкаләгездә исә «20 миллион Русия мөселманнары», «10 миллион Идел буе татары» дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле «халыклар төрмәсе» мәҗбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, «Шул халыкныңмы…»

Г. Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?

– Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы…

Г. Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә «тәҗрибәле картлар» булган руслар…

– Сүзегезне ефәк җеп белән бүлергә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче… Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледән-төрле җете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, «Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң» ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш?

Г. Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә…6161
  Максудларын хасил итү – теләкләрен тормышка ашыру.


[Закрыть]
Без – руслар белән татарлар – һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз… Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.

– Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. Һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса.

Г. Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!

– Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр «эретү казаны» сынауларын кичерергә мәҗбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. «Быть или не быть!» билгесезлеге астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч.

Г. Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала… Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!

– Безне нәрсә көтә? Еракмы ул, әллә якынмы?

Г. Т. Көлле атин карибен6262
  Һәр киләчәк якын.


[Закрыть]
.

– Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, җир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле «сөйләш»ләр белән тармакланып беткән. «Туган тел» гимнының авторы буларак абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы?

Г. Т. Мин Казанны тәхте пай6363
  Тәхте пай – башкала.


[Закрыть]
һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим.

– Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны «телдә, фикердә, гамәлдә берлек» нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский – шундый әйдәманнарның берседер. Һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, «Чыгтай теле»н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәҗрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора…

Г. Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар… Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребез6464
  Хиффәт – тиле, юләр.


[Закрыть]
дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истанбулда, без – монда.

– Тәкъдир каләме безгә буйсынмый. Адәм баласын язмыш йөртә. Аның мәҗбүрияте катгый. Менә сезне Финляндиягә чакырганнар, вәләкин барырга насыйп итмәгән. «Мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть», – дип ният кылгансыз, әмма солтан җирен үз күзегез белән күреп кайтырга вакыт таба алмагансыз. Димәк, ләүхелмәхфүздә язылмаган. Тәкъдир кушуы буенча чит илдә гомерлеккә яшәп калулар да, хәтта башка халыкка хезмәт итүләр дә бар бит әле…

Г. Т. Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.

– Ай-һай, бик катлаулы мәсьәлә бу. Әгәр кеше үз җиреннән сөрелергә мәҗбүр ителсә, аңа күктән бирелгән талант-мөмкинлекләрен кайда ачарга соң? Иң әһәмиятлесе – каңгырып яшәсәң дә, чын татарлыгыңны югалтмау. Дөрес, кан-яшьле туган туфрагыңда газиз халкыңның хокукын даулау, аның фидакарь хадиме булып калу күпкә авыррактыр.

Г. Т. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр… Һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел!

– Әйе, гомер географиясен билгеләү безнең көчтән килми. Һәртөрле һиҗрәт кылулар котылгысыз. Күченү сезне дә көтеп торган.

Г. Т. Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем.

– Ятимлек юллары аеруча тармаклы булучан. Әлбәттә, сезне яшьли сыендырган Җаек каласын гадәти тукталышлар җөмләсенә кертергә ярамый. Кечкенә Апуш анда шәхес һәм шагыйрь буларак тәмам өлгереп җиткән. Казанга юл тоткан чакта да: «Хуш, гомер иткән шәһәр!» – дип, ихлас бәхилләшергә кирәк санагансыз. Болары безгә яхшы мәгълүм. Әмма бу каладагы чуардан чуар татар җәмәгатьчелеге тоташтан уңай тәэсир генә калдырмагандыр бит?! Ә безнең халыктан бөтенесен көтеп була. Аның төрле-төрле катлаулары бар.

Г. Т. Уральскиның үзенә вә җаһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә… һичберсе тугърысында… исемә төшерәсем килми.

– Мондый җавапны көтмәгән идем. Турыдан суктырдыгыз.

Г. Т. Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?

– Казанга кайтып гомер итә башлагач, күңелегезгә юшкындай утырган тәэсирләр өстәлдеме? Бәлки, әлеге уңайсыз сорауга да җавапны «туры төтенле» зат буларак бирерсез.

Г. Т. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр… Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым.

– Моның тәгаен билгеләре нәрсәдә күренде соң?

Г. Т. Мәгаттәәссеф6565
  Мәгаттәәссеф – кызганыч ки.


[Закрыть]
, алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», – кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», – дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь6666
  Тәхкыйрь – хурлау.


[Закрыть]
иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән?

– Кем белән эш йөртүләрен аңлап, алар сезгә бүтән бәйләнмәгәндер бит?

Г. Т. Алар миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!» Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр… Алар миңа дүрт ел буе «киләчәкне тәэмин!», «кеше»чә тору, киенүне, тагын әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды… Хиссиятем тупасланды… Җитәр әле.

– Алай ук сәйяр җанлы булмасагыз да, сезгә сәфәр чыгарга да туры килгән. Казанда иртә-кичен «интеллигентлар, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар» белән катышып кына калмагансыз, Мәкәрҗә ярминкәсенә, Гурьевкага, Әстерханга, Петербургка, казакъ далаларына да барып кайтырга өлгергәнсез. Алган тәэсирләрегез күптер. Уфага бер генә түгел, ике тапкыр сәфәр кылгансыз…

Г. Т. Аның «авыллыгы», тынлыгы, җансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгыгымны, галәбәлек6767
  Галәбәлек – җиңү, өстенлек.


[Закрыть]
, көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды.

– Җан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту биниһая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер җөрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз.

Г. Т. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем?

– Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде.

Г. Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым… Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

– Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу – үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта.

Г. Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!

– Сез иҗат гомерен «ярты төш»кә охшатасыз. Җиде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит?

Г. Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, җитди вә әсаслы6868
  Әсаслы – төпле, нигезле.


[Закрыть]
бер эш кыйла алмыйлар иде.

– Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: «…саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым», – дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит.

Г. Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «Нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем… Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?» – диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем», – дидем.

– Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә җиңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк.

Г. Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә – Петербургка барып авырдым… Петербургның суыгы – гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде… Бизгәк һәр көнне дә килә – аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый… Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый.

– Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит.

Г. Т. Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен.

– Иҗтимагый тәҗрибә күрсәткәнчә, тормыш – көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый.

Г. Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

Хәзергә җитәр әле… Һаман үземне генә сөйлим икән.

– Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез…

Г. Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да… Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?

– Кулыңнан каләм төшмәү үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?

Г. Т. Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь6969
  Бетмәс-төкәнмәс байлык – шагыйрьлек таҗы.


[Закрыть]
.

– Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.

Г. Т. Мин… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.

– Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?

Г. Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

– Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?

Г. Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

– Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.

Г. Т. Аның авыруына дару куеп киттем.

– Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.

Г. Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

– Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.

Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?


    Ваша оценка произведения:

Популярные книги за неделю