355 500 произведений, 25 200 авторов.

Электронная библиотека книг » Зиннур Мансуров » Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр » Текст книги (страница 2)
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
  • Текст добавлен: 14 марта 2022, 14:15

Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"


Автор книги: Зиннур Мансуров



сообщить о нарушении

Текущая страница: 2 (всего у книги 8 страниц)

Без ул милләткә… үз сурәтен үзенә күрсәтик… Көзге каршысына китерик… Милләт күрсен… Үз рухының матур ягын вә идеалының изге икәнен халык көзгесеннән үз күзенә күрсәткән чакта күңеле тулмаган кеше таш йөрәкле булырга тиештер… Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәгән өчен көзгене атып бәрмәсен…

Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!.. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.

VII. Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый

1. Безләрне туры юлга күндергән Коръән икәндер… Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр, үз-үзендән агаралар дини керләр…

Ислам бит хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр.

2. Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый… Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел…

Кешеләр белән бергә диннәр дә изелделәр; мөселманнар – исламны, христианнар Гайсә динен ташлады.

3. Наданлык таптамасын – яньчелербез, каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез. Каләм – хөкем йөртүче Җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Ушбу Җир булды бөтен мәсҗедләрнең дә мәсҗеде…

Болар бит исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк… Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче, болар – бөтен ислам инануларын ачыктан-ачык күрсәтүче…

Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул. Каләм – данлы, каләм – шанлы; каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр…

Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый улдыгы кеби, кызганырга лаек инсаннарны да ифрат дәрәҗәдә кызганырга кушуы да табигыйдер…

Дин димәк – бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул.

4. Шәригатемез – Коръәне хәдистер, Коръәне хәдис тә кыямәт барачак, анда бер дә шик-шөбһә юктыр…

Без, «Хатәмен-нәбиин» аятенә иман иткән мөселманнар, һичбер вакыт Печән базарыннан пәйгамбәр вә мәзһәб башлыгы эзләмәскә тиешлемез…

Нигә курка бу татар, кузгалса дини мәсьәлә? Барсы кыркылдый тавыктай: «Дин кырак! Дәһри кырак!..»

Һәр кешенең үз хезмәте вә хәләл кәсебе илә тапкан бер телем икмәге юк шәригатьләр чыгарып, фәлән кеше – кяфер, фәлән – фасикъ3232
  Фасикъ – бозык.


[Закрыть]
, син генә яхшы дип мактап яхшы булудан артыктыр.

5. Динле булып күренү – бик яхшы бер кәсеп ул… Бер кешене кяфер дип йөрү бик зур кабахәтлектер. Газиз иман капкасының ачкычы сезнең кулыңызга бирелмәмештер. Сез үзеңез теләгән кешеләрне иман капкасыннан кертеп, теләмәгәнне – чыгарып җибәрүгә нинди права таптыңыз? Юк, сездә бернинди дә права юк.

6. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде… Бер дә исеңез китмәсен: Мәккәи Мөкәррәмәдәге кәгъбә янында гөнаһ кыйлу мөмкин булган шикелле, Киевтагы монастырь янында саваплы эш кыйлу мөмкиндер…

Сугыша Инҗил белән Коръән, диләр; алдый алмаслар халыкны юк белән – монда хәзрәтләр сугышмый поп белән!..

Вакытсыз азан әйткән мәзиннәр яисә вакытсыз чиркәү каккан звонарьлар була инде…

Хак Тәңренең каршысында килешмидер тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ…

Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханәдә… Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар…

Әйдә, дустлар, бер тибрәник, акны Тәңре яклар бит… Караны бер көн каралтып, акны бер көн аклар бит…

Артка бакма, …идеал һаман да алда ул; алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул!

7. Мөхәммәд динен яклаучы!.. Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, дин эшендә башчы иттек без аларны… Җитәр дин исеменнән кеше талау, җитәр шәригать исеменнән халыкны каралту, җитәр болганчык суда балык тоту! Батсын фанатиклар!

8. Җитми мыр-мыр хәтем – чын, саф Коръән кирәк… Телсез муллалар бернәрсә әйтмәкче булалар, ләкин, аһ, наданлык, иреннәрен селкетәләр дә, бернәрсә дә фәһемләнми.

9. Ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, …үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, …барлык һиммәтләрен3333
  Һиммәт – юмартлык.


[Закрыть]
, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар… И явызлар!.. Динне хурладыңыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез… Җавап биреңез!..

Көпә-көндезге алдануларга безнең җаныбыз ачынганга игълан итәбез3434
  Игълан итү – белдерү.


[Закрыть]
ки, кадерле халкымыз бу кеби пычрак бер гасырда, төрле базарларда вә хәрчәүнәләрдә мисез башыннан пәйгамбәрлек сатучы төрле кешеләргә… ышанмасыннар иде. Нәҗат, җан рәхәте вә тугъры юлны андый кешеләрдән түгел, анчак гыйлем вә мәгърифәттән генә эзләсеннәр иде.

10. Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшерен эшләргә… Җәзалау камчысын биргән гөнаһлы ул халыкка кем? Түгел, юк. Бирмәгән һичкем; Ходай – гадил3535
  Гадил – турылыклы.


[Закрыть]
, Ходай – хаким!.. Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар.

11. Ашау-эчү өчен күңелең борчылмасын. Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама; тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә… Тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр… Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас, комсыз кеше үлгәнче тыелмас… Комсызлык – түбән, бик түбән сыйфат ул… Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, кирәкми тик ашарга дип яшәргә… Тән үстерсәң – җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин… Азыгыңны Алладан өмет ит…

Хәзрәтләр, хәттин узмагыз!

12. Мөэмин булсаң, чын мөэмин бул – намазыңны калдырма…

Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә күңелдән хис ителми; халкымыз, бүген җомга, бүген бәйрәм, дип, яңа киемнәр киеп, руслар якшәмбене олуглаган кеби олугламыйлар…

Бәгъзеләребез бик суфи, көн дә биш намаз укый – бурычка йөз мең алгач, аны кесәгә салгач.

13. Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар, фатир түлисе бар – ни эшләсен, ачка үлсенме?..

Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер…

Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була… Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?!

Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?

Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк – бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк – ике… һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен…

Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта алмауларының… һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер. Шуның өчен мин үз тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә батырчылык итәмен.

14. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр. Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде…

Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит.

15. Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде… Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк…

Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган3636
  Шамил булу – үз эченә алу.


[Закрыть]
шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер…

Кыскасы гына, милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Һайдәңез, борадәрләр!..3737
  Борадәр – туган.


[Закрыть]
Галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!.. Без… халыкны караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар3838
  Икътидар – сәләт, көч-куәт.


[Закрыть]
, тәнемездә җан бар вакытта аслан разый булмаячакбыз.

VIII. Гаилә өчен иң кирәге – тигезлек

1. Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – яучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.

2. …теләмәсәң дә – өйләндерер… Юк, ул алай булмый шул… Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы…

Әгәр булса «сөю»… кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы – гомер дә сөйгәнем юк һәм «сөям» дип әйтмәмен һич тә; сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.

3. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә… Мәхәббәт төрлечә… Мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.

4. Өйләнү – түгел сөйләнү… Гаилә хакында минем фикерем коры гына: …син – аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә… килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса – Алла сакласын!

5. Тигез-тиңлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт, пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу… Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?.. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә3939
  Мәхбүбә – сөелгән хатын-кыз.


[Закрыть]
дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса… Өйләнештә иң кирәге – тигезлек.

6. Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә… Хатын өстенә хатын алсаң… Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?..

Хәзерге өйләнүчеләр… Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», – диләр анлар. Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

7. Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк… Адашкан кыз… Төшкән ул сатлык кызлар рәтенә… Суына төшкән кочагы. Шулай да ул типтерә, бетәсен сизеп тора; җылыйсы күз яшьләрен күз эчендә киптерә…

Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр… «Уйнаш»тагы4040
  Г. Камалның «Уйнаш» комедиясенә ишарә.


[Закрыть]
яман күздән Ходай үзе сакласын.

8. Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер. Аерылмаңыз!..

IX. Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын

1. Мин Казанны тәхте пай4141
  Тәхте пай – башкала.


[Закрыть]
һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.

2. Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез4242
  Хиффәт – тиле, юләр.


[Закрыть]
дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истанбулда, без – монда.

3. Язучы… Каләме – милләткә файда, язганы – Хак көзгесе… Безнең милләткә кирәк… Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз…

Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр. Әгәр… кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр…

Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без…

Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды… Каләм кулда була торып, …мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне…

Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен… Милләт… тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат көтә.

4. И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк… Милләткә мәрхәмәт ит… Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне – җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит…

Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!.. И каләм, безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит.

5. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була… Максуд җитәр: бара торгач – юл кыскарыр… Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик… Алга адым сал, татар… Бари Тәгалә сезләрне… сәламәт кыйлсын… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый…

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз… Тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез… Олы фикерләр кузгалсын… Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде? Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар…

Әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан телендә фикерләр «келт» итеп кенә искә төшәләр…

Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

6. Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!.. Яшәсен әрбабе каләм!..4343
  Әрбабе каләм – каләм ияләре.


[Закрыть]
Яшәсен туган тел!

 
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
 
 
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
 
 
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
 
 
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
 
Х. Үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

1. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби…

Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик… Җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.

2. Карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр… Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен… Як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһат итик… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик…

Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз…

Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, тәрәккый итеп тотыйк алга юл… Тырышыйк… Һәр көн үзгәрә заман… Тырышырга кирәк, карендәшләр! Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!.. Изге эштер тартышмаклык хокук өчен… Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!.. Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны исбат итик, дәлилләр китереп… Киләчәктә бәхетләр көтә безне…

«Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсаннарның кадере бетәчәк…» Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың», – дигән сүзләренә бик охшый…

Хөррият, ирек – барча кешеләргәдер; бай, фәкыйрь, галим, җаһил, ир вә хатын һәм милләт, аерылмаенча, һәркемгә бертигездер.

Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?.. Җанлансын халык, бар моңын, барлык зарын өстән салып… Тор! Тартыш! Тиз бар, татар… Тор! Селкен! Кузгал, татар!..

Җитәр инде, җитәр инде, давайте, сызганыйк җиңне; … һич өмет юк җиңне сызганмай… Ачыйк иттифакъка4444
  Иттифакъ – берләшү.


[Закрыть]
юл: ушбудыр иң тугъры юл; сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без…

Тотып милләт ливасын4545
  Лива – байрак.


[Закрыть]
, юлга чыктык: «Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».

3. Бер теләктәге кешеләр, бер сүздә булып, мәйданга чыгып… Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!..

Татарда акча юк, байлык та юк, дип, юкны сөйлиләр… Татар акча тапмый түгел, таба… Тау кисәр эшлекле ул – тотынса, дөнья төзәтер… Алла мондыйларның санын арттырсын…

Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр…

4. Тәрәккый дә итәмез, һәр нәрсәне көттерәмез дә…

Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач, белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!..

Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр…

Дөрест… «Яңа» дип һәр нәрсәгә мөкиббән кителмәскә вә… айнык караштан аерылмаска кирәк… Вәләкин… Нигә кирәк искелек, кирелек?.. Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк… Якты көннәр алда… Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк.

5. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр… И кардәшләр, кул тотышып, алга барыйк, башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; мәдәният мәйданында урын алыйк, егыла-тора, алга таба атлыйк!..

Кем җигә безгә тәдәнни4646
  Тәдәнни – артка өстерәү.


[Закрыть]
арбасы?.. Безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки «Безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк…

Без мөһаҗим улмай, анчак мөдафигъ улдыкымыз җәһәттән хәкыйкан бәхтиярез4747
  Без һөҗүм итүче (сугышны башлаучы) булмыйча, тик каршы торып, аны кире кагучы булуыбыз белән чын бәхетлебез.


[Закрыть]
.

6. Рус җирендә без әсәрле, эзле без, тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, без шаярыштык, вакытлар алмашып. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

7. Без – руслар белән татарлар – һәрвакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз… Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.

8. Һәр милләтләр максудларын хасил итә… Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл). Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!

9. Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә; бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга4848
  Зорлык – авырлык.


[Закрыть]
түзмәккә!..

Китмәсен кәефең… денсез дисәләр дә, син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Һәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр… Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?! Мәмнүн булсын рухлары… Онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак…

Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золым вә җәбрене, таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрене…4949
  Садр (садыр) – күкрәк.


[Закрыть]
Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене… Халык… хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган… Милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул… «Алла бирмәгәнне мулла бирмәс» мәкале бик тугъры сүздер…

Сезнең болай каршы торуыңызны бик зур гөнаһ дип беләмез. Бу эшләреңезне ташлап, тәүбә кыйлмак, кайтмак кирәк… Сезнең урыныңызга үзеңез бар заманда һичкем күз җибәрми. Без исәк, һәр каюмыз, Аллага шөкер, төрле-төрле кәсепләр илә шөгыльләнеп йөримез…

Кайчанга чаклы татар… бер-берсенә ук атар?.. Булмаса дуслык, җитә бит сугышырга бер юк эш.

10. Бар мөселман булалса иде бер гәүдә…

Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр… Берсе – хәзерге минутның яхшы үтүен тели, икенчесе – киләчәк көннәрнең матур булуын көтә… Бер-беребездән качмыйк… Барчабыз бер юлдан тырышып атлыйк… Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк… Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер… Фәкать сабыр кирәк.

XI. Аерылышу соңында

1. Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз… Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене… Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул. Булса да алтын, һаман да читлек ул… Сөальләр җавапсыз калмасын… Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдеңез?.. Әйдә, дустлар… Тәкрар әйтәмез… Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!

2. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел… Актык сүз буларак шуны әйтәм… Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!.. Алла ни бирер… Мин догада…

Яшәсен милләт!


    Ваша оценка произведения:

Популярные книги за неделю