355 500 произведений, 25 200 авторов.

Электронная библиотека книг » Наргис Харасова » Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну » Текст книги (страница 1)
Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну
  • Текст добавлен: 24 июля 2020, 22:00

Текст книги "Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну"


Автор книги: Наргис Харасова



сообщить о нарушении

Текущая страница: 1 (всего у книги 1 страниц)

Җәмиләнең яшел күзләре

1

Ватсаптан бер хәбәр килгән иде. Ачып карасам, Җәмиләдан икән. Менә көтмәгәндә, уйламаганда.

"Сәлам! Мин хәзер  Казанда. Синең белән очрашып, сөйләшмәкче идем. Бик җитди бер мәсьәлә  бар", – дип язылган иде анда.

"Нәрсә турында?" – дип сорадым.

"Синең белән минем хакта", – дигән җавап килде.

Чынлап әйткәндә, бераз аптырап калдым. Бу мизгелдә  башыма нинди генә уйлар  килеп китмәгәндер.  Бәлки, Җәмилә йөккә узгандыр? Алла сакласын! Юк ла! Бер генә мәртәбә булды бит. Мин барысын да контрольдә тоттым. И-и, нәрсә баш ватам соң? Хәзер шалтыратам да үзеннән сорыйм.

– Әлү, Җәмилә, сәлам! Син  үзең генәме? Сөйләшә аласыңмы?

– Әйе, әйе, тыңлыйм!

Тавышы тыныч тоела. Хәерлегә булсын!

– Нинди  житди эш килеп чыкты анда? Син сау-сәламәттер дип өметләнәм.

– Әлбәттә, сәламәт!  Нигә болай каушап калдың әле? Нәрсәдән куркасың?

Җәмилә бераз торгач көлеп тә җибәрде.

– Нигә мин куркырга тиеш, – дидем. – Бер нәрсәдән дә курыкмыйм.

Минем хафалануымны сизде бугай. Менә нинди сизгер ул хатын-кыз.

Гүя мин аның серле,  сихерле яшел күзләрен күргәндәй булдым.

– Мин Ходай Тәгаләдән генә куркам, – дип өстәп куйдым да,  Казанда кайда урнашканын сорадым.

– Яңа фатир алдым ич. Сиңа сөйләгән идем. Киләсеңме? Адресымны язып ал…

Ә-ә, менә кайда икән ул йорт. Кварталда гына.

Ярты сәгать тә үтмәде: мин ул фатирның  зур,  якты аш бүлмәсендә, матур агач өстәл яныда, Җәмиләнең моңлы яшел күзләренә карап, утыра идем.

Ә Җәмилә бит чыннан да сихирче булып чыкты. Ничек аны белдем? Хәзер барысы турында да тәртип буенча сөйләячәкмен.

2

И-иһ, Җәмиләнең яшел күзләре! Ничектер мин бу карашта тәмам эредем, югалдым…

Күрешү башында ул нишләптер үз яшен яшерә иде. Әүвәл "миңа 32 тулды" дип әйтте. Аннары – 35. Ахырыда – 38.

– Бу синең төгәл яшеңме? – дип сорадым Җәмиләдан елмаеп. – Курыкма, тагын өстәп куя аласың, барыбер мине куып җитә алмыйсың.

– Миңа – 38 яшь!  – җавабы бик кырыс ишетелде.

… Ничек кочаклашып, түшәккә ауганыбызны  һич тә искә төшерә алмыйм. Шуны гына хәтерлим: аның кечкенә, матур гәүдәсе нәкъ мин яраткан төсле ап-ак һәм йомшак иде; әйтерсең мамыктан, якты болытлардан ясалган. Тудыра да инде Раббыбыз могҗизаларны!

Яңа хатын-кызга күнегү өчен байтак вакыт кирәк. Миңа калса, гәдәттә 2-3 очрашу.  Җәмиләга исә бик тиз ияләштем.

Ул  шундый кайнар, оста һәм миңа бик якын зат булып күренде – гүя мин аны туганнан  бирле белә идем. "Күптән секс белән шөгыльләнгәнем булмады", – дип дулкынланып пышылдады колагыма Җәмилә.

Ир-ат мактанычы дерелдәп торган әләттәнәселгә кергәч, мин моны шунда ук сиздем. Күпләр мондый чакта күзләрен йомып  ята. Җәмиләнең серле күзләре ап-ачык иде. Мин аларның яшел, төпсез чоңгылына баттым. Әкиятме бу, чынбарлыкмы? Без икәү, хисләр дәрьясына чумып, мәхәббәт томанында югалдык… Күпме вакыт үткәндер – Алла белә…

Нинди ләзәт!  Нинди рәхәт! Кыямәт сәгатенә кадәр шушы җәннәт диңгезендә йөзәр идем.

Әмма тәкъдир каләме минем кулда түгел шул.

3

Икенче көнне Җәмилә  миңа тагын шалтыратты. Телефонда аның үзенчәлекле тавышы ишетелде. Болай Себер татарлары гына сөйләшә.  Себердән Казан җиренә  күчүенә карамастан,  аларда ничектер шундый йомшак шивә сакланып кала.

– Менә синең китабыңны укыйм, – дип җиткерә миңа Җәмилө. – Бер сүзне аңлам бөтермим. Ереглар –  кемнәр алар?

Кемнәр булсын, рухи затлар – мин шундый әкияти персонажларны  сурәтләдем ич.

Кичә Җәмиләгә  фэнтези жанрында язылган бер китабымны бүләк иткән идем. Ул бик сөенде, шатланды.

– Мин синең бөтен китабларыңны укып чыгармын, – дип тә әйтеп куйды әле.

Бирсен Ходай! Тик ниндидер бер шомлы сиземләвем борынлады. Ереглар – шалтырату өчен бер сәбәп кенә, төп маскаты башка иде аның.

Дөрес сизенгәнмен икән.

– Бик борчылам – якын дустым югалды ич, – дип сөйли башлады Җәмилә. – Өченче тәүлек мобиласы дәшми. Рәмилә миннән биш яшькә яшьрәк,  инде күптән Казанда яши. Мине дә монда чакырды.

– Бәлки, Казан егетләре белән күңел ачып йери, – дип шаяртып карадым мин.

– Мөмкин, элек тә шулай юкка чыгып торганы бар иде. Тик мин барыбер никтер борчылам. Шактый сәер төш димме, күзаллау димме күрдем.

– Нинди төш ул?

Телефон бераз дәшми торгач, моңсу  тавыш ишетелде:

– Рамилә тиздән үләчәк.

– Әллә ниләр гөманлама! Юк-бар сөйләмә әле.

– Ул юк-бар нәрсә түгел. Мин төгәл беләм.

– Кайдан беләсең аны?

– Минем шундый сәләтем бар. Кемнең кайчан үләчәген беләм.

– Нәрсә!!!

– Әйе, бик күп кешенең зиратта ятканын күрәм мин.

– Ул төш-күзаллаулар дөрес булып чыгамы?

– Чынга туры килә. Берничә ел элек  беренче ирем белән әтием мәрхүм булды. Рухларын Ходаем үз хозурына алсын иде.

– Әмин! Шулай булсын!

– Мин бу хәлнең килеп чыгасын алдан ук белеп-сизеп тордым. Аларны үтерделәр. Бизнес…

Мин шаккаттым! Ышаныргамы, ышанамаскамы бу башка сыймый торган күрәзәчелекә? Кеше ышанмаслыкны дөрес булса да сөйләмә, диләр ич. Һич тә ышана торган нәрсә түгел бу.  Мәзәккә дә охшамаган.

Жәмилә дәшмәде. Нәрсә дип әйтергә белмичә, мин да дәшми тордым. Ниһаять, ушымны җыеп:

– Син теге, ни… сихерче, шаман буласаңмы инде, – дип пышылдадым.

– Шулайрак. Мин бит яшь чакта Себерда, кара урман эчендә үскән, гомер иткән кыз.

– Ярар, алай булса, менә мин кайчан бу дөньядан ахирәткә күчәчәкмен? Әйтәләсеңме?

– Әйтәләм.

– Йә, кайчан? – маңгаема тир бәреп чыкты.

– Кайгырма, – дип юатырга ашыкты  Җәмилә. – Син озак яшәячәксең.

– Йөзгә хәтле?

– Анысын белмим. Мин сине ап-ак сакаллы бик карт кеше итеп күрәм.

– Моны мин үзем дә беләм.

– Әйе, син озак яшәрсең һәм барысы да яхшы булачак… Тик менә Рамилә үләчәк.

Янә тынлык урнашты. Аның борчылуы миңа да күчте:

– Җәмилә, син кайда? Кайда син?!

4

Менә мин Җәмиләнең яшел күзләренә багып,  аның якты фатирында утырам. Чәй эчәм. Соңгы сөйләшүдән бер атна чамасы вакыт узган иде.

– Дөньяның иң гүзәл кызы табылдымы?

Әй мактаган иде Җамилә үзенең теге ахирәткәен. Топ-модель, имеш.

– Кем, Рәмиләме? Шөкер, исән.

– Мин бик шатмын.

– Ярар, әйдә үзебезнең хакта сөйләшик әле.

Мин шөбһәгә төштем. Кайнар чәйне зур зәңгәр кәсәдан  яңа ыштаныма  түгүемне сизми дә калдым. Җәмилә  каушап калуыма  игътибар да итмичә дәвам итте.

– Сиңа бер тәкъдимем бар. Сәер тоелса да, тыңлап бетер әле: безгә никах укытырга кирәк.

– Кемгә ул безгә?

– Кемгә?! Кемгә?! Синең белән миңа.

Инде мин чынлап  куркып калдым. Көчем китте. Кәсәне төртеп  куйдым – нинди чәй инде, элеке шәкертләр әйтмешли, халәте икраһ – ирексез хәлдә булганда. Йә, Ходаем, мәдәт! Нәрсә уйлый бу урман кызы?

– Йә, шуннан!

Җәмилә авыр сулап куйды да, сөйләргә тотынды.

Аның буталчык, каршылыклы сүз сөрешеннән  мин менә нәрсә аңладым.

Теге вакытта телефоннан сөйләшкәннән соң Җәмилә  бер ерак авылда кунакта булып кайткан икән. Авылда ул мәрхүм иренең ниндидер бер ерак туганы, бер карчык белән очрашкан. Казандагы бу фатир аныкы икән. Җәмилә, банктан кредит алып, аны   сатып алырга теләгән. Тик карчык  көтелмәгән кунакны бик нык куркыткан.

– Абыстай, мине рентген кебек үтәли күрде,  – Җәмилә  куркуларын яңадан кичергәндәй булды. – Ул  бөтен тормышымны кинода күргәндәй тасвирлый башлады.

"Әгәр   тәүбәгә килмәсәң, языкларың җәзасы балаларыңның башында да төшәчәк ", – дип нык кисәткән Җәмиләне теге абыстай. Әмма фатир ачкычларын кире  алмаган. Киресенчә, фатирны  бүләк итәргә вәгъдә иткән. Әгәр  никахлы иреңне авылга алып кайтып күрсәтсәң, дигән.

"Ә-ә, менә ни өчен Җәмиләгә никах кирәк булган икән" дигән нәтиҗәгә килдем мин. Тик нинди гөнаһлары өчен орышкан соң аны күрәзәче әби.

– Нигә миңа шулай сынап карыйсың! – дип кызып китте Җәмилә. –  Әйе, мин фахишә! Ләкин мин урам себеркесе түгел, мин "индивидуалка" буларак эшләдем.  Ике ай чамасы гына эшләдем. Аннары ташладым.  Син –  соңгы клиентым булдың.

Алай икән… Нинди саер сүз – "индивидуалка"…

– Тукта әле,  мин сиңа акчаңны бирмәдем ич.

– Ничек бирмәдең?   Ә 5 000-лекне кем бирде соң? Онытыңмыни?

– Син бит үзең,  ипотекага түләрга җитми, дип әйттең.

– Әй, тиле! Син Хуҗа Насретдин кебек ишеткән барча  әкияткә  ышанасыңмы?  Мә,  акчаңны, миңа  кирәкми ул, – Җәмилә  биш меңлекне өстәлгә  ташлап, үкси башлады.

…Бу әшәкелеккә аны Рамилә тарткан икән. Ул инде ун ел буе профессионал рәвештә  "эшли". Рәмиләнең "ментовская крышасы" да бар. "Крыша" табышның яртысын үзенә ала.

– Әгәр мөшкел хәлдә калмасам,  мин бу юлга басмый идем, дип шыңшыды Җәмилә.

Беренче ире белән бергә әтисен үтергәннәр…

Йортларын басканнар…

Бизнесларын тартып алганнар. Шуннан бурычка баткан…

Унике яшьлек кызы бар. Аны ничек тәрбияләгә?..

Ярый әле хәзер баласын  әнкәсе карый. Тик ул  әтисе бакыйлыкка күчкәч, еш  авырый башлаган.

Нинди хисләр кичердем мин, шуны тыңлап? Җәмиләне гәипләдемме? Аны гөнаһлы дип санадыммы? Уйларым буталды. Искә Галимҗан Ибраһимов төште, анын "Татар хатыны ниләр күрми" повесте. Бөтен бәлә татарнын ялгыш кыйбласыннан.

5

Җәмилә минем күңелсез уйларымны бүлде:

– Син  шундый әшәке кеше белән никахлашырга теләмисең инде.  Миңа күп кирәкми бит. Мин  икенче хатының булырга да риза.

– Хатыным юк! Китте ул, чит илләргә, мин ялгыз калдым.

Бу сүзләрне ишеткәч,  ул җанланып китте:

– Алай булгач, нинди каршылык бар.

– Тукта әле, Җәмилә, сиңа бит никах формал рәвештә, теге абыстайның күзен буу, фатир өчен генә кирәк.

– Алай димә! Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик. Менә кара, син – ялгыз, мин дә ялгыз…

– Тукта, ә икенче ирен?

– Нинди икенче ирем?

– Соң син бит гел: беренче ирем, беренче ирем, дип сөйлисең. Димәк, икенчесе дә булган.

– Ә-ә, ул гражданский брак кына  иде. Бер яшьтәшем, Дениз исемле төрек егете иде ул. Мин аны куып  чыгардым.

– Нигә?

– Ялкау. Мин – ир кеше, диеп, һаман күкрәк сугып утыра, тик кулыннан бер эш тә килми.  Бер көн гардинны беркетеп куюын сораган идем. Менә шуны, – Җәмилә ап-ак, матур кулларын югары күтәреп, тәрәзә өстенә ишарәләде. – Ярар,  беркетте. Урындыкка утырган идем. Шалт итеп башыма төште ул. Чыдамадым: "Кулсыз тәре! Нарсәгә кирәк син миңа шуны да эшли алмагач. Гардин нык торырга тиеш. Асылынырга да телесәм дә, урыныннан кымшанмаса тиеш", – дип кычкырдым.  Кудым! Барыбер бөтен эшне үземә эшләргә туры килә.

Ерак Төркия якларына кайнар сәламемне  юлладым – мин дә гардин беркетә алмыйм. Әмма бу хакта  сүз кузгатмадым, бары тик үкенечемне гына белдердем:

– Кызганыч. Аның яхшы сыйфатлары бөтенләй юк иде мени?!

– Яхшы сыйфатларымы? Юмарт. Бергә яши башлагач,  шунда ук миңа 200 мең сум акча чыгарып бирде.  Ләкин алар бик тиз бетте – бурычларыбыз күп иде. Ә ул эшләми, зур акчалы эшне көтә, мин генә чабам.

Җәмилә уйга батты. Тынлык урнашты. Мин салкын чәйны кабып куйдым. Хатын сүзен дәвам итте:

– Денизның тагын бер сыйфаты  бар. Белмим яхшымы ул, яманмы?  "Секс" дигәнне бик  ярата. Чын, гайрәтле төрек егете! Әлбәттә, мин да ул нәрсәдән баш тартмыйм. Ләкин миңа шул хәтле кирәкми. Көнме-төнме,  аның эше юк – әйдә алга! Мине өчәр сәгать  җәфалый иде.

"Әй, нәсел үгезе,  ник издең безнең кызларны?!  Безгә нәрсә кала?" – дигән уйлар баш күтәрде бу минутта күңелемдә.

Ә үзем:

– Мин да алай ук  булдыра алам, –  дип шаярткан булдым, көнләшеп.

– Беләм, күрдем инде, – көлеп  куйды Җәмилә. – Сүземне бүлдең. Нәрсә әйтә идем әле… Әйе,  син дә ялгыз, мин дә. Сиңа да секс кирәк, миңа да.  Нигә безгә никахлашмаска?

– Бәгырем, мин синең өчен бик карт түгелме соң?

– Нинди карт, нинди карт!  Син моны кемгә әйтәсең? Белмәсәм, күрмәсәм иде. Беренче ирем дә, мәрхүм, миннән 12 яшькә өлкәнрәк булды.

– 12 яшкә… А монда 12 яшь генә түгел, шактый күбрәк.

– Күбрәк булса ни! Мине бу курткытмый. Никахтан соң без "воскресный брак" төзи алабыз.

– Ничек була инде ул?

– Син үзенең фатирыңда яшисең, мин үземнекендә. Атнага бер-ике мәртәбә синдә яки миндә сагынышып очрашабыз.  Миңа шул җитә.

– Шулай дисеңме?

– Шулай дим.

Мин тагын уйга чумдым…

– Юк, җан кисәгем, алай булмас.

– Нигә? – Җәмилә миңа аптырап карап куйды.

– Син әле яшь, чибәр хатын. Тәүбә итсәң, Ходай гөнаһларыңны да кичерер дип уйлыйм. Иһ, кемдә юк ул гөнаһлар.

– Бәлки миңа да намазга басаргадыр?

– Ниятең булса.

– Кызым өчен бик күркам.

– Курыкма! Иманым камил, Аллаһы Тәгалә рәхимле, шафкатьле,  ихлас күңелдән тәүбә итсән, кичерер. Тик туры юлыңнан  читкә чыкма.

– Мин ант иттем.

– Рамиләдән читтәрәк торырга тырыш.

– Нишләп? Фахишә булгагамы? Ул бит минем ахирәткәем. Мин аны барыбер яратам. Җитмәсә, ул тиздән үләчәк.

– Син аны ничек сизәсең?

– Сизәм инде, – аның күзләрендә кабат яшел сихер уты балкыды.

– Ярый, үзең беләсең. Әйдә, без болай итик. Син теге төрек малае белән никахлаш. Аны начар кешедер дип уйламым. Сез әле яшьләр, сезнең әле уртак балаларыгыз булырга мөмкин. Ә теге гардинны  мин да җүнләп беркетә алмыйм.

– Әй, гардинда мыни хикмәт… Мин аны ярсып, каударланып кына орышкан  идем. Бәлки син хаклыдыр да.  Дениз да еш шалтыратып тора, – Жәмиләнең яшел, сихери күзләре тагын  ялтырап китте.

– Ярар, инде мин китим. Тик бер шартым бар.

– Нинди?

– Никахка мине дә чакырырсыз.

– Әлбәттә, рәхмәт сиңа, – дип елмайды Җәмилә, маңгаемнан үбеп.

Әй, ятсыз хатын…

Эпилог

Яшәгән , ди, борын-борын заманда бер суфи-остаз. Аның бик күп шәкертләре  булган.  Аның даны, шөһрәте бөтен дөньяга таралган, ди. Солтаннар да, падишаһлар да моның яныңа сөхбәтләшергә, киңәшергә килгән.

Бер төнне бу  суфи төш күргән. Төшенә хур кызыдай бер матур,   гүзәлләрнең гүзәле  – Алтын Баш падишаһның төпчеге кергән. Шунда ук суфи аңа гашыйк булган, күзларенә багып мәхәббәтен аңлатасы килгән.

Шәкертләре , бара күрмә, хур булырсың, бик куркыныч, хәтәр  эш, дип үгетләгән. Ләкин ул беркемнең сүзенә дә колак салмаган.  Көнбатыш тарафларына  сәфәр чыккан.

Күпме баргандыр –  бер Алла белә. Ниһаять, Рум иленең башкаласына килеп  җиткән. Менә  теләгенә  ирешергә дә берничә адым калган. Бик зур, бик матур, өч катлы сарайның балконында теге асылъяр басып тора икән. Сары чәчле, зәнгәр күзле сылу шул биеклегеннән барча җиһанга нур сирпеп, елмаеп карап тора. Тик суфины гына күрми чибәркәй.

Бер көн көтә суфи, ике , өч… көн.

Ниһаять, бервакыт моңа да елмаеп куя. Янына чакырып ала. Көлемсерәп тыңлый да,  аңа шәригатькә сыймый торган эш куша. Шушы эшне башкарып чыксаң,  мәхәббәтеңә ышанырмын,  ди шаян кыз. Ул аңа дунгыз абзарын чистартырга боерган икән. Тик суфи озак та уйлап тормый: патша кызның бу шартын кабул итә. Көннәр буе дуңгыз абзарында мәш килә. Шулай итеп байтак вакыт үтә.

Көннәрдән бер көнне  суфиның шәкертләре остазын эзләп таба.  аңа сәлам бирәләр. Тик алар дунгызларны күргәч, "әстәгыфирулла! тәүбә! тәүбә" дип, остазларын ташлап, үкчәләрен ялтырата. Тик бер  ышанычлы шәкерте генә остазы янында кала, абзар чистартырга булыша.

Көннәр үтә, патша кызына кияүгә чыгар вакыт җитә. Бик көяз, елгыр шахзадә  дә табыла. Күрәсең, Чибәркәй бу яшь, кара мыеклы егеткә үзе дә гашыйк була. Түй көне билгеләнә.

Моны ишеткәч,  суфи патша кызы катына хушлашырга килә. "Әйткәннәрең үтәлде, бәхил бул", –  дип туган иленә кайтып китәчәген җиткерә.

Иртә Чибәркәй икенче көнне иртән торып караса, чынлап та, суфи урынында юк икән. Шул минутта күңелен  сәер сагыш биләп ала,  күзләреннән яшь ага башлый. Элек  картрак күренгән  суфи хәзер инде аңа  бер тирә яшьтәге,  матур гына егет кебек тоела башлый. Тик артыннан  чыгып йөгерсә дә аны куып җитә алмый. Кайсы гына шәһәр базарына кереп,  мосафирны күрмәдегезме, дип сорашса да, һаман бер җавапны ишетә. "Әй, Чибәркәй, ул суфи кичә генә монда иде, бүген иртүк юлга чыгып китте", – дигән җавап ишетә. Шул рәвешле бер кайда да очрата алмый ул эзләгәнен.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


    Ваша оценка произведения:

Популярные книги за неделю